Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

"Яраткан районым" бәйгесе җиңүчесе - "Болгар радиосы"нда!

Бүген "Болгар радиосы"на кунакка "Яраткан районым" бәйгесе җиңүчесе килде. Билгеле булганча, февраль, март һәм апрель айларында “Иртәнге чәй” тапшыруында "Яраткан районым" бәйгесе барды. Бүген Түбән Камада яшәүче Раушания Шәяхмәтова “Жемчужина” шифаханәсенә ике кешелек юллама белән бүләкләнде. Раушания ханым белән "Иртәнге чәй" алып баручылары һәм радионың баш мөхәррире, продюсеры Илфар Кәримов туры эфирда аралашты.

“Барлыгы 400дән артык хат кабул ителде. Һәркайсын җентекләп укыдык. Иң яхшыларын көн саен “Иртәнге чәй”дә яңгыраттык. Бәйге шартлары буенча шигырьнең озынлыгы биш куплеттан артмаска тиеш иде. Һәр катнашучыдан бер генә шигырь кабул ителде. Төп шарт: шигырьнең юмор хисе белән язылуы. Татарстан районнарыннан гына түгел, чит төбәкләрдән дә хатлар килде. Җиңүчене билгеләү җиңелләрдән булмады”, - диде “Иртәнге чәй” алып баручысы Илфак Хафизов.

“Яраткан районым” бәйгесенең максаты - һәр районның үзенә генә хас булган сөйләмен, диалекталь сүзләрен, һөнәрчеләрен, башкалардан аерылып торган үз йөзен күрсәтү. Әлеге бәйге туып-үскән авылга, районга мәхәббәт аңлату, районның башкалардан аермасын тасвирлау мөмкинлеге булды. 
Җиңүчене Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев җитәкчелегендәге жюри билгеләде. Раушания Шәяхмәтова тумышы белән Мөслим районыннан. Ул безгә “Мин дә Мөслим баласы” дигән шигырь юллады. 

Раушания ханым сүзләренчә, ул шифаханәгә сөекле ире Айрат әфәнде белән барачак. Ә "Болгар радиосы"на исә ул рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Моңа кадәр шагыйрьләрнең "илһам килгәч язам" дигән сүзен аңлап бетерми идем. Менә миңа да илһам килде, ахрысы. Туып-үскән төбәгемне бик яратам. Шуңа күрә районнарга багышланган бәйге игълан ителгәч, "мин дә үз районым турында күп нәрсә әйтә алам бит" дип уйладым. Мөслим кешесен кая барса да таныйлар, безнең як сөйләме үзенчәлекле. Бәйгенең кагыйдәләре бик катгый булды, биш куплетка сыйдырырга кирәк иде. Поэма язар идем, мөмкинлек булмады", - дип сөйләде Раушания ханым.

92912a0a-1068-4fc1-af25-4b3e4b1b024f.jpg

Бәйгедә җиңү яулаган шигырь:

“Мин дә Мөслим баласы”

Ярсу Ыктан холык ала
Мөслимдә үскән бала.
Төчеләнә белми бер дә,
Үз-үзе булып кала.

“Апаем” дисә мөслимле,
Димәк, яшең бәләкәй...
“Бәй..” гадәти сүз башы ул,
“Нәрсә?” бездә “нәмәкәй?”

Кар-яңгырлы көн ризыгы – 
Бәрәңге тәкәләре.
Җон чөлкә киеп үскәнгә
Ныктыр Мөслим ирләре!

“Кыдыл бодау” итеннән без
Аш пешереп “эчәбез”.
“Олылыклап”, каз-чәкчәкләп 
Кунакка йөрешәбез.

Шәмсияләр, Зөлфәтләрне
Мөслимем биргән илгә!
Мин дә шулар нәселеннән...
Тик пешмәгән шагыйрә...

 

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"