Елның иң көтелгән грандиоз тамашасына әзерлек дәвам итә
10 октября 2017
"Болгар радиосы" яңалыклары
Елның иң көтелгән грандиоз тамашасына әзерлек дәвам итә: “Болгар радиосы” һәм “Татарстан – Яңа Гасыр” телеканалы биналарында эш кайный. Сценарий язу, күлмәк тегү, декорацияләр булдыру – болар, әлбәттә, бер кеше кулыннан гына килә торган эш түгел. V “Болгар радиосы” милли музыка премиясен тапшыру тантанасы югары дәрәҗәдә узсын өчен оештыру эшләре белән зур иҗат төркеме шөгыльләнә.
"Милли музыка премиясе” - халык фикерен исәпкә алып уздырыла торган тантана. Шунсын да әйтеп узарга кирәк, әлеге проектның төп функциясе – йөрәкләргә үтеп кергән халыкчан һәм моңлы җырлар белән “Алтын фонд”ны баету. Киләчәктә күптөрле нигез ташларыннан торган “Милли музыка премиясе” “Алтын фонд” үзәгенә әверелергә тиеш. Шушы катлаулы схемада “Кайнар хит” проектының яңа йолдызларын тамашачыга таныту вазыйфасы йөкләнгән. “Кайнар хит” проекты ул - татар эстрадасына беренче адымнарын ясаучы җырчыларыбыз өчен дә, танылган һәм мактаулы исемнәргә лаек мэтрларыбыз өчен дә үз көчләрен сынап карау мәйданы. Шунысын да әйтергә кирәк, җырларны "Кайнар хит" хит-парадына кабул иткәндә "Болгар радиосы"ның сәнгать советы сайлап ала. Сайлауны узгач кына алар халык хозурына тапшырыла һәм бары халык яратканы гына хит-парадта җиңеп чыга. Җиңүчеләр "Болгар радиосы" милли музыка премиясе лауреаты исеменә лаек була һәм көтлгән статуэтка белән бүләкәнә.
Узган елдан башлап җиңүчеләргә “Алтын йолдыз” сыны тапшырыла башлады.“Милли музыка премиясе” нең символы булган статуэтка алдан ук бар иде, әмма ул моңа кадәр махсус исем йөртмәде. Узган елгы тантанага төп бүләккә “Алтын йолдыз” исемен бирелде. Премиянең махсус "Алтын йолдыз" бүләге өчен бүген берсеннән-берсе моңлы һәм сәләтле катнашучылар көрәшә.
Бүгеннән шунысын тәгаен әйтеп була: Милли музыка премиясенең киләчәге якты! 9 нчы декабрь көнендә һәрбарчагызны да КРК "Пирамида"да көтеп калабыз! Җыр - моң бәйрәмендә бергә булыйк!

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)