"Ак Барс" һәм "Металлург" арасында булачак уен турында "Болгар радиосы" эфирында сөйләштеләр.
Бүген "Ак Барс" һәм Магнитогорскиның "Металлург" командалары арасында чираттагы очрашу узачак. Билгеле, бу арада хоккей спортыннан еракта булганнар да телевизор экраннарыннан күзен алмый уенчыларны күзәтә. Шулай итеп, "Болгар радиосы" алып баручылары арасында да әлеге дулкынлану һәм ватанпәрвәрлек хисе тиз таралды. Элек бары Дилбәр Фәиз генә "Ак Барс" командасының нечкәлекләрен белгән булса, бүгенге көндә турнир таблицасы белән Наилә Гибадуллина да танышырга өлгергән. Булачак уен турында ул ВК челтәрендә "Болгар радиосы"ның бердәнбер рәсми төркемендә дә тыңлаучылар белән фикер алышты.
ВК челтәреннән:
"Хәерле иртәәә, дуслар!
Бүген күп сөйләшүләр хоккей турында булыр, мөгаен. Гагарин Кубогы өчен көрәш дәвам итә." Ак барс" үз бозында Магнитогорскиның "Металлург "командасын кабул итә. Матч Татнефть- Арена боз сараенда кичке 7дә башлана. Турыдан-туры трансляцияне ТНВ каналында күреп булачак. Исегезгә төшерәбез, әлегә сериядәге исәп "Металлург"командасы файдасына 2гә 0. Бүгенге уен нәтиҗәсенә сездән фаразлар көтәбез )Һәм иң кызыклы шигарь ягьни девиз көтеп калабыз.Кызыклыларын эфирда укыйбыз
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)