ЯҢА ПРОЕКТ: “Болгарны тыңласаң, үзеңне ишетерсең!”
28 февраля 2020
"Болгар радиосы" яңалыклары
Игътибар! “Болгар радиосы”нда “Болгарны тыңласаң, үзеңне ишетерсең!” дип исемләнгән зур проект старт ала!
Сез җыр-моңга гашыйк һәм җырларга яратасызмы? Әлеге конкурс нәкъ Сезнең өчен! Җырлаганыгызны видеога төшереп, #болгардажырлыйм хэштегы белән Инстаграмга урнаштырыгыз һәм “Болгар радиосы” концертында татар эстрадасының популяр артистлары белән бер сәхнәдә җырлау мөмкинлегенә ия булыгыз!
Конкурс барлыгы 3 этапта үткәрелә:
1. 2020 елның 1 мартыннан 31 маена кадәр конкурста катнашучылар үзе башкаруында җырның видеоязмасын #болгардажырлыйм хэштегы белән Инстаграмга урнаштырырга тиеш.
2. 2020 елның 1 июненнән 31енә кадәр радионың Сәнгать советы карары нигезендә иң яхшы видеоязмалар “Болгар радиосы” Инстаграмына @bolgarradiosi урнаштырылачак.
3. 2020 елның 1 июлендә конкурсның җиңүчеләре игълан ителәчәк. Алар барлыгы 10 кеше булачак! Җиңүчеләрнең исемнәре 1 июль көнне 15 сәгатьтә туры эфирда, радио сайтында һәм социаль челтәрләрдә игълан ителәчәк.
1 июльдән 30 августка кадәр җиңүчеләрнең татар эстрадасы артистлары белән очрашу, мастер классларда катнашу, сыйфатлы җыр яздыру, аны көз көне “Болгар радиосы” концертында башкару мөмкинлеге булачак.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм “Болгар радиосы” эфирында 100 трансляциягә сертификат тапшырылачак.
Конкурс шартлары:
- биредә 16 яшьтән өлкәнрәкләр генә катнаша ала;
- видеоязмаларның озынлыгы 1 минуттан артмаска тиеш;
- җыр татар телендә башкарылырга тиеш;
- акапелла яки музыкаль инструментка кушылып башкару шарт;
- конкурс вакытында катнашучының аккаунты ачык булырга тиеш;
- катнашучы @bolgarradiosi аккаунтына язылырга тиеш.
ПОЛОЖЕНИЕ КОНКУРСА

Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Хит-парад
Яраткан җырга тавыш бирү өчен 5533 номерына ТНВ сүзе белән башлап, буш урын калдырып җырның кодын юлларга кирәк. SMS бәясе 11 сум .
1

Ландышлар.
0
Анастасия Макарова
№ 640 493 тавыш
2
Сөю күзләре
0
Илгиз Хәсәншин
№ 641 611 тавыш
3

Беркемем юк синең шикелле
0
Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар
№ 642 1250 тавыш
4

Авылкаем
0
Зинира һәм Ризат Рамазановлар
№ 643 2157 тавыш
5

Һәр көнне керәсең төшемә
0
Инсаф Марданов
№ 644 556 тавыш
6

Син минем сулышым.
0
Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар
№ 645 792 тавыш
7

Уклы йөрәк
0
Айдар Галимов Лэйна
№ 646 1327 тавыш
8

Сау бул, авыл
0
Эльвира Уразбахтина
№ 647 292 тавыш
9

Әтиемә.
0
Ямьле
№ 648 521 тавыш
10

Бәйләнмә генә.
0
Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар
№ 649 3587 тавыш
Шулай ук "Кайнар хит" тапшыруын шимбә иртәнге 10.00-11.00 "Татарстан-Яңа Гасыр" каналында карагыз