“Яңа Гасыр” телеканалында Ураза гаете бәйрәменнән трансляция күрсәтелә
Якшәмбе, 25 нче июнь, “Татарстан-Яңа Гасыр” һәм “ТНВ-Планета” телеканалларында Ураза гаете бәйрәменә карата оештырылган махсус бәйрәм трансляциясе күрсәтелә. Беренче турыдан-туры трансляция "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалында 03:30 сәгатьтә башланып китә. Соңрак трансляция телеканалда кабатлап күрсәтелә.
Искәртеп узыйк, бәйрәм трансляциясе Казан үзәгендә урнашкан Гали мәчетеннән алып барыла. Гает намазында Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашыр дип көтелә.
Ике телеканалда бәйрәм чаралары ике төрле вакытта ялгана: “Ураза гаете мөбарәк булсын!” дип исемләнгән трансляция “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында иртәнге 7:00 сәгатьтә, ә “ТНВ-Планета” телеканалында 9:00 сәгатьтә башланып китә. Трансляцияләр мәчеттә бәйрәм намазын укып, Казан мәчетендәге Гает намазын күрми калган дин кардәшләренә атап махсус шул тәртиптә күрсәтелә.
Бу бәйрәм — Аллаһы Тәгалә каршында булган зур бурычны үтәп, төннәрен тәравих намазлары укып шәрәфләнгән бәндәләр өчен бигрәк тә шатлыклы зур бәйрәм. Рамазан ае тәмамланып, Гыйдел-Фитыр — Ураза гаете бәйрәме җитүе белән, барлык мөселманнар Гает намазына җыела.
Якшәмбе иртәсендә Ураза гаете бәйрәменнән турыдан-туры трансляцияне “Яңа Гасыр” телеканалында карагыз. Ураза гаете мөбарәк булсын!
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
