Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

"Яңа Гасыр" телеканалында Бөек Җиңү бәйрәме көн дәвамында яктыртып барылачак



9 нчы май — Бөек Җиңү көнендә Татарстан башкаласында һәм республикада барган барлык бәйрәм чаралары “Яңа Гасыр” телеканалында яктыртып барылачак. Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүгә бәйле төп бәйрәм чаралары “Яңа Гасыр” телеканалында елның-елында турыдан-туры трансляциядә һәм мәгълүмати тәртиптә күрсәтеп барыла.

"Татар һәм рус телләрендә туры эфирдагы яңалыклардан тыш, бәйрәм көне дәвамында без ике зур трансляция әзерлибез: беренчесе Казан гарнизоны гаскәрләренең Меңьеллык мәйданындагы бәйрәм парады булса, икенчесе парадтан соң оештырылган концерт программасы. Парад “Яңа Гасыр” телеканалында 9:40 сәгатьтә башлана, ә тулы беренче трансляция 13:00 сәгатькә кадәр дәвам итә,” - дип сөйләде иртәнге тапшырулар иҗат берләшмәсе баш мөхәррире Леонард Дәүләтшин.

Икенче бәйрәм чараларыннан турыдан-туры трансляция 14:45 сәгатьтә башлана. Шушы вакытта “Яңа Гасыр” телеканалы “Үлемсез полк” маршын туры трансляциядә күрсәтүгә күчә. Марш шәһәрнең үзәк урамнарыннан – Ирек мәйданыннан алып, Меңъеллык мәйданына чаклы уза. Бу чарада 100 меңнән артык казанлылар һәм шәһәр кунаклары катнашыр дип көтелә.

Үлемсез полкның Казан урамнары буйлап атлавын һәм патриотик акциянең һәр детален, мөмкин кадәр күбрәк катнашучыларын күрсәтер өчен “Яңа Гасыр” телеканалы быел 21 телевизион камера ярдәмендә эшләргә әзерләнә.

Меңъеллык мәйданына Үлемсез полк колоннасы килеп җитү белән, мәйданда быел өченче тапкыр уздырылачак “Җырлы Казан” проектының концерты башланып китә. “Үлемсез полк” акциясе катнашучылары 1000 нән артык профессиональ җырчыдан торган ирекле хор белән бергә караоке тәртибендә сугыш елы җырларын җырлаячак.

Бу трансляция “Яңа Гасыр” телеканалында 17:30 сәгатькә кадәр дәвам итә.

18:55 сәгатьтә, илнең барлык федераль каналларындагы кебек үк, “Яңа Гасыр” телеканалында “Фашизмга каршы көрәштә башларын салган барлык корбаннарның якты истәлегенә” бер минут тынлыгы уза.

22:00 сәгатьтә “Яңа Гасыр” телеканалы Бөек Җиңү көне бәйрәм чараларының йомгаклау символына әйләнгән грандиз бәйрәм салютын күрсәтә.
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"