30 август очрашу урыны – «Болгар радиосы»ның бәйрәм концерты!
“Пирамида” концертлар залында узачак “Болгар радиосы” бәйрәм концерты Республика һәм шәһәр көнен үткәрүнең төп мәйданнарның берсе булачак. Бу көнне тамашачыларны уникаль тамаша көтә.
Килгән кунаклар яраткан җырчылары белән очрашачак һәм үзләре дә концертка килеп бөтен дөньяга таныла алачак! Концерт барышында «Болгар радиосы»ның популяр “Рәхәт сәяхәт, “Тормыш әлифбасы”, “И-их, ТАТАРның сыйлары” һ.б. тапшыруларында катнашу уйнатылачак. Кемгәдер сәхнә артына кереп, яраткан артислары белән аралашу, фотога төшү, сәхнәгә күтәрелеп яраткан җырчысын игълан итү, һәтта “Иртәнге чәй”ләр белән иртәнге чәй эчү бәхете дә елмаерга мөмкин! Кемдер ел дәвамында “Болгар радиосы” дулкынында сөенечле вакыйгалары белән бүлешә алачак. Концерттан соң барыбыз да бергәләп бәйрәм салютын карарга чыгачакбыз!
“Болгар радиосы”ның бәйрәм концерты – ул күптән күрешмәгән классташлар, туганнар, дуслар җыелу урыны. 30 август көнне якыннарыгызны сөендерергә теләсәгез – “Болгар радиосы”ның бәйрәм концертына чакыру билеты бүләк итегез! Казанга килгән кунакларыгызны да бәйрәм концертына дәшегез! Яраткан җырчылары белән очрашу белән беррәттән онытылмаслык кич бүләк итегез!
Концертта татар эстрадасының популяр артистлары катнаша: Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов, Зөһрә Шәрифуллина, Зәйнәб Фәрхетдинова, Ришат Төхвәтуллин, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Ильвина, Рифат Зарипов, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Винера Ганиева, Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар, Раяз Фәсыйхов, Рәфис Кәлимуллин, Илгиз Мөхетдинов, Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова, Рәфинә Ганиуллина һәм Рәзил Камалов, Илсаф, Винарис Илъегет, Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар, Гөлнара Габидуллина, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Дилә Нигъмәтуллина, Зәринә Хәсәншина, “Ямьле” төркеме, Артур Минһаҗев, Лилия Муллагалиева, Анастасия Макарова, Мурат Гайсин, Инсаф Мәрдәнов, Гузәл Гәрәфиева.
30 август, 18.00 сәг. бергә җырлашабыз, бергә ял итәбез, бергә салют карыйбыз! Очрашу урыны “ПИРАМИДА” концертлар залы. Билетлар кассир.ру сайтында һәм “Пирамида” кассасында! 6+
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)