МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау

10 түгел, ә 11! Ришат Төхвәтуллиннан махсус бүләк! “Болгарны тыңласаң, үзеңне ишетерсең” бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле!

Әлеге конкурс март аенда старт алды һәм май ахырына кадәр дәвам итте. Конкурс шартлары буенча профессиональ җырчы булмаган катнашучы акапелла яисә музыка коралына кушылып җырлаган видеозямасын инстаграмга #болгардажырлыйм хештэгы белән кертергә тиеш иде. 3 ай эчендә 600ләп эш кабул ителде.

Җиңүчеләрне үз эшенең осталары билгеләде:
ТР һәм РФ халык артисты - Венера Ганиева
ТР халык артисты - Зөфәр Хәйретдинов
ТР һәм БР атказанган артисты - Ришат Төхвәтуллин
"Болгар радиосы"ның башкарма директоры - Наилә Хәйдәрова
"Болгар радиосы"ның баш мөхәррире-продюсеры - Илфар Кәримов
"Болгар радиосы"ның продюсеры - Ленар Кашафетдинов

600ләп катнашучы арасыннан 10 җиңүче билгеләнергә тиеш булса да, жюри әгъзалары карары белән 11 җиңүче билгеләнде. Ә Ришат Төхвәтуллин исә 12нче катнашучыны сайлап үз канаты астына алырга вәгъдә бирде. “Әлеге конкурста җырчы була алырдай талантлы катнашучылар бихисап. Шуңа күрә 12нче җиңүчене сайлап, махсус бүләк ясарга - үземнең лейблга алырга булдым. Киләчәктә әлеге катнашучы белән җырлар яздырып карарга, тамашачы күңеленә хуш килгән очракта гастрольләргә дә алып чыгарга планлаштырам”, - ди ул. Бу күренеш конкурсантларның көчле, сәләтле булуларын тагын бер кат исбат итте.
“Болгарны тыңласаң, үзеңне ишетерсең” конкурсы шартлары буенча барлык 11 җиңүчегә махсус студиядә профессиональ рәвештә җыр яздырылачак һәм әлеге җыр FM дулкыннарында яңгыраячак. Киләчәктә аларның “Болгар радиосы” концертында катнашулары да планлаштырыла.


Жюри составы түбәндәге катнашучыларны җиңүче итеп билгеләде:
Айнур Каюмов, Анис Шакиров, Дәүфит Әхмәтшин, Ильдар Шарапов, Илсаф Гыйлметдинов, Ирина Арсланова, Лилия Ханипова, Лилия Шакирова, Нурдания Низамова, Эльвира Ракипова, Әхмәтханов Рөстәм.

Ә инде Ришат Төхвәтуллинның лейблында эшләү бәхете Булат Гатауллинга иреште.


Зөфәр Хәйретдинов фикеренчә конкурсантлар арасында халыкка танылмаган сәләтле җырчылар күп булуын искәртте:“Минем уйлавымча – бу гадәти булмаган бәйге. Чөнки монда профессионаллар катнашмый. Сәхнәдә җырлаучы җырчылар бик күп булса да, әлегә чыкмаган, күңелләре җырлап торган, матур тавышлы кешеләр бик күп. Аларны якыннары гына түгел, тавышларын радиотыңлаучылар да ишетсәләр тагын да күңеллерәк булыр иде”, дигән фикердә ул.



Венера Ганиева финалга узмаучыларга кәефләрен төшермәвен сорады: “Бүген берсеннән-берсе талантлы 60лап конкурсант арасыннан 11 җиңүчене билгеләдек. Алар өчен Болгар радиосы концертында катнашу олы вакыйга булып истә калачак. Бәлки киләчәктә дә шушы өлкәдә үсешләрен дәвам итәрләр, мин моңа бик шат булыр идем. “Болгар радиосына” әлеге конкурс өчен бик зур рәхмәт. Финалга узмаучылар – кәефегезне төшермәгез. Сез сәнгатькә гашыйк кешеләр. Алда да җырлап яшәгез, чөнки җырлап яшәгәндә тормышның матурлыгы ачыла. Без үзебез дә “Болгар радиосын тыңласаң, үзеңне ишетерсең” бәйгесенең финал концертын көтеп калабыз ”.

Җиңүчеләрнең видеоларын "Болгар радиосы" YouTube каналыннан карый аласыз!

"Болгар радиосы"ның YouTube каналы


Башка яңалыклар
Загрузка
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
ТАМЛЕТТО
Теплица
Теплица
ТЦ ПОРТ
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
ЭНЕРГОБАНК