"Татнефть Арена"да "Болгар радиосы"ның грандиоз тамашасы узды
12 мая 2025
"Болгар радиосы" яңалыклары
7 май «Татнефть Арена"да беренче тапкыр «Болгар радиосы» тарафыннан Радио көне уңаеннан оештырылган тамаша узды! Бу грандиоз вакыйга татар эстрадасының иң якты һәм яраткан артистларын бер сәхнәгә җыйды. Аренаны татар эстрадасын яраткан 5 меңнән артык тамашачы тутырды.
Концертны татар эстрадасының гүзәл парлары Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар башлап җибәрде.
Илсөя Бәдретдинова, Элвин Грей, Фирдус Тямаев үзенең иң яхшы җырларын башкардылар. Марат Яруллин, Ильмира Нәгыймова, Рифат Зарипов, Илнат Фәрхуллин һәм башка популяр артистлар тамашачыларны сөендерде.

Тамашачылар конкурсларда катнашып, шәп бүләкләр ота алды. Гүзәл Кадыйрова «Ак Барс» командасы уенчыларының автографлары белән уникаль джерси отты.
Күпләр тавыш сыйфатын, шулай ук бәйрәм атмосферасын билгеләп үтте. «Бу онытылмас кич булды! Мин килә алуыма һәм шушы мохиттән ләззәт ала алуыма бик шатмын,» — дип уртаклашты Арча районыннан Мөнирә Хәсаншина.

Радио көне уңаеннан узган концерт шәһәрнең мәдәни тормышында якты вакыйга булды, төрле яшьтәге кешеләрне берләштерде.

Фото: "Болгар радиосы"

Башка яңалыклар
Загрузка
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
Теплица
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)