“Бәллүр каләм – 2017” XX бәйгесендә “Тукайның тууына – 130 ел” махсус проект номинациясендә "Болгар радиосы" җиңү яулады!
“Тукайның тууына – 130 ел” махсус проект номинациясендә:
1. Илзирә Юзаева, “Яңа Гасыр” телеканалы (Казан)
2. ”Татарстан” ГТРК радиосы (Казан)
3. ”Болгар” радиосы” (Казан)
4. “Мәгариф” журналы (Казан)
5. ”Казан утлары” журналы (Казан)
6. ”Безнең мирас” (Казан)
Шунсын да игъбарсыз калдырырга ярамый, "Тукай эзләре буйлап" исемле тиңе булмаган акция 2016 елда старт алды. "ЧәкЧәк Шоу" иртәнге тапшыру алып баручылары Габдулла Тукай музее белән бергәлектә Арча районына, бөек шагыйребезнең туган җирләренә сәяхәт кылды. Экскурсия вакытында музей экспонатлары күрсәтелде, "Болгар радиосы" алып баручылары килгән тамашачыларга Г.Тукайның иҗаты, тормыш юлы турында сөйләде. Кушлавыч-Өчиле-Кырлай авылларын үз эченә алган экскурсия уңышлы булып чыкты һәм аны 2017 елда да кабатларга булдык. Җомга көнне "Пирамида" күңел ачу үзәгенең сәхнәсенә "Бәллүр каләм" бәйгесенең дипломын алырга "Болгар радиосы" җитәкчесе Наилә Хәйдәрова һәм "Болгар радиосы" алып баручысы Айгөл Хәйруллина күтәрелде.
“Бәллүр каләм – 2017” XX бәйгесе номинантлары исемлегендә "Болгар радиосы"ның да булуы - безнең өчен зур шатлык һәм зур җиңү! Хезмәттәшләребезне ихлас күңелдән тәбрик итәбез, иҗади уңышлар, яңа үрләр яулауларын теләп калабыз! Горурланабыз!
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
