Үзеңне 3 сүз белән тасвирла.
Ярдәмчел,оялчан,теләгәнемне эшли торган кеше
Яраткан ризыгың?
Кабак бәлеше,кәбестә ашы, мичтә тәгәрәтеп пешергән бәрәңге, әнием пешергән ризыклар.
5 еллык сәяхәткә үзең белән кем яисә нәрсә алырың идең?
Паспорт. Бүтән беркем, бернәрсә кирәкми. Бик күп сәфәрләрдә булганнан соң шундый фикергә килдем.
Әлегә тормышка ашмаган хыялың?
Булган хыялларны, уйлаган уйларны тормышка ашырырга тырышам. Бер хыялым бар... тик әлегә әйтергә ярамый.
Янган йорттан беренче булып нәрсәне алып чыгар идең?
Яна торган йортта нинди тере җан иясе бар - кешеме, песи, этме шуларны алып чыгар идем.
Көн саен эшләп тә, ялыктырмый торган шөгылең?
Иң мөһиме теләк булырга тиеш, теләк булса бернәрсә дә ялыктырмый
Бүгенге көндә нинди максат белән яшисең?
Башлаган һәрбер эшемне башкарып чыгарга өлгерсәм иде дигән максат белән яшим.
Син сайлыйсыңмы әллә сине сайлыйлармы?
Төрлечә була. Күп очракта үзем сайлыйм.
Син беркайчан да башкармаячак эш?
Кеше милкенә кагылмам. Ә һөнәргә килгәндә - табиб була алмас идем.
Җитәкче була алыр идеңме?
Юк, андый теләгем юк.
Казаннан кала яшәү өчен тагын кайсы шәһәрне сайлар идең?
Бары тик Казан. Казан булмаса, авылда яшәр идем.
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
