"Көз гүзәле - Сөмбелә" (Конкурс завершен)
Игътибар! “Болгар радиосы” фотобәйге игълан итә!
Игътибар! “Болгар радиосы” “Көз гүзәле – Сөмбелә” дип аталган фотобәйге игълан итә! Көзге уңыш янында төшкән фотосурәтегезне “Сөмбелә” тамгасы белән bolgar.radio@mail.ru адресына юллагыз. Фотолар 21 сентябрьдән 19 октябрьгә кадәр кабул ителә. Хатта исем-фамилиягез, яшегез һәм үзегез турында кыскача мәгълүмат языгыз.
Бәйгегә килгән фотолар bolgarradio.com сайтына урнаштырылачак. “Көз гүзәле – Сөмбелә” бәйгесе катнашучылары өчен 22 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр сайтка кереп тавыш бирергә мөмкин булачак. Иң күп тавыш җыйган катнашучы “Болгар радиосы” “Көз гүзәле – Сөмбелә” итеп танылачак!
Бәйге шарты буенча, конкурста 16 яшьтән өлкән булганнар гына катнаша ала. Искәртеп үтәбез, ясалма юл белән җыелган тавышлар исәпкә алынмаячак.
“Көз гүзәле – Сөмбелә” җиңүчесе “Болгар радиосы” студиясенә кунакка киләчәк һәм фотосессия белән бүләкләнәчәк! Катнашыгыз, дуслар!
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
