Буа районында һәм Арчада «Бердәм Россия» партиясенең Халык программасы кысаларында мәгариф учреждениеләрен төзекләндерәләр
Атна саен районнарда төзелеш объектларына урынга чыгып күзәтү оештырыла.
Быел «Бердәм Россия» партиясенең Халык программасы кысаларында Буа районының Черки-Килдуразы авылында балалар санаторий-шифаханәсен капиталь төзекләндерү башланды. Бинаның түбәсе, тәрәзәләре, ишекләре алыштырылган, фасадны тышлау башланган.
Санаторий уникаль, чөнки анда балалар ел әйләнәсе дәваланалар һәм шунда ук белем алалар. Анда мунча һәм китапханә эшләп килә. Төзекләндерү эшләреннән соң шифаханә заман таләпләренә туры китереп яңартылачак. Барлык уку кабинетларын, дәвалау бүлмәләре яңартылачак, заманча җиһазлар сатып алыначак, шулай ук бинаның тышкы бизәлешен алыштырылачак. Монда безнең балалар өчен чын ял йорты булачак! «Бу заманча комплекс, анда барлык уңайлы шартлар тудырылачак», - дип аңлатма бирде «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре, район башлыгы Ранис Камартдинов.
Ә Арчада Арчабаш микрорайонында яңа мәктәп төзелә, төзелеш барышы белән «Бердәм Россия» партиясенең Арча җирле бүлекчәсе секретаре, район башлыгы Илшат Нуриев танышты. Ул төзелеш барышын тикшерде, төзүчеләр белән әлеге проект буенча төп сорауларны карады. Бина шулай ук партиянең Халык программасы кысаларында сафка баса.
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)