"Алтын куллы әнием" (Конкурс завершен)
“Болгар радиосы” Әниләр көне уңаеннан “Алтын куллы әнием” дип исемләнгән бәйге игълан итә.
Безнең әниләр – иң уңганнары, иң булганнары. Әниләргә бирелгән сәләтнең иге-чиге юк: кием тегү, сөлге чигү, оекбаш-бияләй бәйләү, гөлләр үстерү, милли ризыклар әзерләү һәм башка һөнәрләр. Кыскасы, әни кешенең кулы белмәгән эш юк! Әниләрегезнең иҗат җимешләрен фотога төшереп, “Болгар радиосы”на юллагыз, бәйгедә катнашыгыз!

Фотолар 10 ноябрьгә кадәр “әнием” тамгасы белән bolgar.radio@mail.ru почтасына кабул ителә. 11 ноябрьдән 24 ноябрьгә кадәр “Болгар радиосы”ның bolgarradio.com сайтында фотолар өчен тавыш бирү булачак.
Иң күп тавыш җыйган өч фото авторына “Болгар радиосы”ннан истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Аларның исемнәре 25 ноябрь көнне игълан ителер дип көтелә.
Алтын куллы әниләрегезне, аларның кул эшләнмәләрен, иҗат җимешләрен бөтен дөньяга танытыгыз! Сездән фотолар көтеп калабыз!
Авторизуйтесь, чтобы проголосовать:






Так же смотрите программу "Кайнар хит" на телеканале ТНВ в субботу, 10.00-11.00