“Болгар радиосы” яңалыклар хезмәте
Радиода яңалыклар эш көннәрендә иртәнге җидедән- кичке тугызга кадәр, ял көннәре иртәнге тугыздан -кичке алтыга кадәр, һәр сәгать башында эфирга чыга.
Төп максат: радиотыңлаучыларга республикада, илдә, дөньяда барган мөһим вакыйгалар турында оператив, дөрес, кызыклы мәгълумәт җиткерү. ”Болгар радиосы” аудиториясе - урта буын вәкилләре.Эфирга чыгучы яңалыклар беренче чиратта шушы катламга юнәлтелгән. Бу ,беренче чиратта, cәяси-икътисадый вәзгыять,социаль тормыш,гадәттән тыш хәлләр ,кызыклы хәбәрләр,мәдәният, спорт.
Яңалыкларда беренче булып Татарстанда яшәүчеләр өчен кирәкле мәгълумәт бирелергә тиеш. Ул дөнья, ил күләмендәге мөҺим вакыйга, республика җитәкчелегенең ниндидер белдерүе, яисә гадәттән тыш хәл, фаҗига булырга мөмкин. Җитәкчелек катнашкан рәсми чараларга караганда,шартлау, су басу кебек гадәттән тыш хәлләргә өстенлек бирелә.
Яналыклар хезмәте хәбәрләр әзерләгәндә федераль һәм җирле мәгълумәт агентлыклары, төрле министрлык, ведомство матбугат хезмәтләре, уз чыганаклары мәгълумәтына таяна.Журналистлар вакыйга булган урыннарга барып сюжет әзерли, турыдын-туры эфирга чыга,теге яки бу вәзгыятькә карата белгечләр фикерен телефоннан яздырып ала.
“Болгар радиосы”ның яңалыклар хезмәтендә бу өлкәдә зур тәҗрибә туплаган журналистлар эшли. Алар: Айнур Әхмәтов, Люция Шәрәфиева, Миләүшә Кашапова,Артур Фәләхов, Камилә Шәһәбиева, Зөлфия Гыйлметдинова.
кызыклы вакыйгалар белән дә таныштырам.
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)